news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставына үзгәрешләр кертеләчәк

25 августта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сайлана.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставына үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумын оештыручылар хәбәр итте.

  • Татар яшьләре оешмалары җитәкчәләрен укыту форумы 23 августта Казанның Кариев театры бинасында ачыла. Форум чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.
  • Форум укуларында төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 150 кеше катнашачак. Кунаклар 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән киләчәк. Шулай ук Татарстан районнарыннан яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Оештыручылар 25 август көнне Пленар утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сайлануын һәм Форум уставына кайбер үзгәрешләр кертелүен әйттеләр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, рәис сайлау тәртибе һәм аның урынбасарларын билгеләү буенча өстәмәләр булырга мөмкин. “Устав барлык яшьләр оешмаларына җибәрелгән, катнашучылар аның белән танышалар. Форум вакытында тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

“Яшь чикләре 18дән 35кәчә булса да, ул чиктән чыгып китүчеләр дә бар иде. 16 яшьлек актив яшьләребез дә бар. Андыйлар өчен һәм яше артып киткән, әмма булышырга теләүчеләр өчен, бәлки, искәрмә турында да пункт булыр. Шуларны күздә тотып мин Попесительләр шурасы булдыру турында сүз алып барган идем. Бу пункт та уставка керергә мөмкин”, - диде Айрат Фәйзрахманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100