news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Ленария Мөслимова сайланды

Тәбрис Яруллин Ленария Мөслимованың Форумга волонтер булып килгәнлеген, аның бөтен эшләрдән мәгълүматлы булуын әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Ленария Мөслимова сайланды
Салават Камалетдинов/архив

 (Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Ленария Мөслимова сайланды. Әлеге кандидатураны Бөтендөнья татар яшьләре форумы советының чираттан тыш утырышында Тәбрис Яруллин тәкъдим итте.

  • Форумның элекке рәисе Тәбрис Яруллин 11 июнь көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары вазыйфаларыннан китүе турында гариза язган иде. Форум советының чираттан тыш утырышы әлеге гаризаны карау өчен җыелды. 

Тәбрис Яруллин Ленария Мөслимованың Форумга волонтер булып килгәнлеген, аның бөтен эшләрдән мәгълүматлы булуын әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы съезды август аенда үткәреләчәк. Анда Форум рәисе яңадан сайланачак һәм совет әгъзалары тәкъдиме буенча устав янә каралачак.

Утырышта кунак буларак ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша. Утырышның модераторы - сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин.

  • Ленария Мөслим 1994 елгы, тумышы белән Уфа шәһәреннән. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2014 бирле эшли, шул ук вакытта ТР Дәүләт советы каршындагы Яшьләр палатасы җаваплы сәркатибе булып тора. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә проект семинарлары модераторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100