news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары төбәкләрдә уздырыла башларга мөмкин

Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23 – 25 августта үтә.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы үзләре уздыра торган күп санлы проектларны татарлар яшәгән төбәкләрдә дә уздыру максатын куя. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Татар яшьләре оешма җитәкчәләре өчен быел укулар уздырабыз. Бу укулар аларның үзләренә дә, безгә дә кирәк. Чөнки Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган проектларның саны артканнан арта бара. Без аларның төбәкләрдә дә уздырылуын телибез. Анда татар теле һәм татар мәдәнияте пропагандалана”, - диде ул.

Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган “Татарча диктант”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Җәдит-фест”, “Акыл фабрикасы”, “Мөгаллим” кебек чараларны санап узды. “Бу проектларны төбәкләрнең шартларына туры китереп, адаптацияләп ничек уздырып булачагы хакына сөйләшү – безнең укуларның төп максаты шул”, - дип аңлатты ул.

Форум программасында – Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын үткәрү буенча семинар, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе, “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” һәм “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумнары, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе һ.б.

Оештыручылар төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән татар яшьләренә Казанның яңа мәдзни үзәкләрен, шул исәптән, “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсе урнашкан Кариев театрын, “Смена” заманча сәнгать үзәген, “Сабыйга” балалар үзәген күрсәтү максатын куйганнар.

  • Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә. Форум кысаларында Бөтендөнья тарар яшьләре форумы рәисе сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100