news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы практик журналистлар әзерли башлый

“Тавыш” медиа лабораториясе кысаларында PR, SMM һәм журналистика нигезләренә практикада өйрәтәчәкләр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина)  Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа проект башлап җибәрә. “Тавыш” медиа лабораториясе кысаларында PR, SMM һәм журналистика нигезләренә төшенеп булачак. Әмма укыту югары белем йортларындагы кебек, нигездә, теориягә корылып түгел, ә практик күнекмәләр алуны өстен куеп башкарылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына  Бөтендөнья яшьләре форумы вәкилләре хәбәр итте. 

“Интернетның татар сегментында аерым темаларга багышланган махсуслашкан матбугат чараларына ихтыяҗ зур. Шуңа да бу проект татар интернет-журналистикасын һәм блогерлык эшчәнлеген үстереп җибәрүдә этәргеч булыр дип уйлыйбыз”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе, әлеге проектны алып баручыларның берсе Гүзәлия Гыйниятуллина.

“Тавыш” медиа-лабораториясе кысаларында берничә курс оештыру ниятләнә. Курслар бер-берсе белән бәйле булмаячак. Һәр курста - яңа кешеләр катнашыр дип көтелә. Һәр курс 1 ай дәвам итәчәк.

Укыту, әйткәнебезчә, практикага корылып башкарылачак.

“Машина йөртергә өйрәнгәндә бит башта машина төзелешлен өйрәтмиләр, утырасың да –барысына практикада өйрәнәсең, журналистика белеме дә шулай бирелергә тиеш. Проектта катнашучылар бер төркем биремнәрне үтәргә тиеш булачак. Без аларга юнәлеш биреп торачакбыз. Бирем башкарылганнан соң, хаталарын күрсәтәчәкбез”, - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист, "Собака.ру" журналының баш редакторы Рәдиф Кашапов.

“Тавыш” медиа лабораториясе кысаларында төрле мастер-класслар, практик семинарлар үткәрү, укытуның интерактив формаларын куллану күздә тотыла. Проектта катнашучылар белән журналистлар, фотографлар, социологлар эшлиячәк. Практик журналистлар теге яки бу жанрда язганда ниләргә игътибар итәргә икәнен аңлатып, киңәшләр бирсә, фотографлар уңышлы фотосурәт төшерү серләренә төшендерәчәк, социолог исә теге-яки бу кеше белән ни рәвешле элемтәгә керергә, аның белән аралашуны нидән башларга, мөнәсәбәтләрне ничек җайларга өйрәтәчәк.

“Проектта катнашу өчен гаризаны журналистика белән кызыксынган теләгән һәр кеше тапшыра ала. Бу нигездә, 3-4 курс студентлары – инициативалы яшьләр булыр дип көтәбез. Сан артыннан кумыйбыз. Мөмкин кадәр күбрәк кеше укыту безнең максат түгел. 10лап кеше кабул итсәк, безгә шул җитә”, - ди Рәдиф Кашапов.

Проектта катнашуга гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100