Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Мехчылар фабрикасына экскурсия оештыра
Экскурсия “Бистә 2.0” татар бистәләрен өйрәнү проекты кысаларында узачак.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән Гамәли урбанистика үзәге 26 ноябрьдә Казанның Мехчылар фабрикасы буенча ачык экскурсия оештыра. Бу хакта иҗтимагый оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экскурсия “Бистә 2.0” татар бистәләрен өйрәнү проекты кысаларында узачак.
“Меховушка” территориясе буйлап йөрербез, Яңа Татар бистәсендә күпме мех фабрикалары булганын, биредә җитештерү эшчәнлеге ничек барганын, аның тарихын, кемнәр эшләгәнен белербез. Ташландык дамбага барырбыз, Иделне күрербез. Мех фабрикасының экспозициясе белән танышырбыз һәм анда 60 ел яшәгән кеше белән аралашырбыз”, - дип вәгъдә итә оештыручылар.

Экскурсияне 1975-1988 елларда Х.Ямашев исемендәге Мехчылар оешамасының генераль директоры Нәүфәл Салих улы Рәхимов алып барачак.
Экскурсия татар һәм рус телендә алып барылачак, катнашу – бушлай. Җыелу урыны М.Гафури урамындагы 50 нче йорт, 4 нче корпус янында, экскурсия 11.30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз