news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music татарча альбом яздыру мөмкинлеге бирә

Бәйгедә катанашу өчен берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга һәм аны видеога төшерергә кирәк.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблының "Тере музыка" конкурсында җиңүчесе альбом яздыру мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта форумның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Бәйгедә катанашу өчен берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга һәм аны видеога төшерергә кирәк. 
 
Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. 1 апрель көнне ун иң шәп башкаручыны билгеләячәкләр. 
 
Сайлап алынган ун катнашучының материаллары 2 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 
 
Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак һәм альбом яздыру өчен студия чыгымнарын капларга 50 мең сум белән бүләкләнәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100