news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Мәгариф» журналы, «Сабыйлар» балалар үзәге«Акыл фабрикасы»на чакыра

Катнашырга теләүчеләр 1 февральга кадәр теркәлә ала

 (Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). 6 һәм 7 февральдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Мәгариф» журналы, «Сабыйлар» балалар үзәге белем бирү һәм проектлар мәктәбе — «Акыл фабрикасы» чираттагы чарасын үткәрә. «Бала үсеше һәм тәрбия» темасына оештырыласы чарада ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар катнаша ала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Мәктәп кысаларында исә түбәндәге чаралар каралган:
— лекция һәм семинарлар;
— чит илләр тәҗрибәсе;
— заманча методика;
— форсайт сессия.

Проектның төп үзенчәлеге — чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.
«Алдынгы тәҗрибә танышу, уникаль белем туплау һәм экспертлардан файдалы киңәшләр ишетү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!» — дип чакыра оештыручылар.

Катнашырга теләүчеләр 1 февральга кадәр шушы сылтама буенча теркәлә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot