news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе һәм "Ак калфак" оешмасы хисап тотты

Утырышта катнашкан һәркемнең теләге бер: гореф-гадәтләребезне саклап калу, балаларда кечкенәдән әхлаклылык, кече күңеллек кебек сыйфатларны тәрбияләү.

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы гел эзләнүдә, милләтебезне саклап калу сагында. Бу юлы узган утырышта да Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова башкарылган эшләргә анализ ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Гөлинә Саттарова “Ак калфак” җитәкчесе буларак оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.

Аерым алганда, “Ак калфак”лылар сентябрьдә Оренбургта узган хатын-кызлар съездында катнашкан. “Безнең татар халкы кайда гына сибелеп яшәсә дә, үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала белә. Оренбург халкының буыннан-буынга күчеп килгән шәл бәйләү һөнәренең әле дә саклануы соклану уята, безнең җирле халыкта да үзенә генә хас һөнәрчелекләре бар. Менә шуларны торгызу, кайтару өстендә эшләргә кирәк”, – ди Гөлинә Саттарова.

Яшел Үзән имам-хатыйбы Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин телебезне, йолаларыбызны саклауда иң әүвәл гаилә белән берлектә эшләргә кирәклегенә басым ясады. 7 нче мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Резидә Зәйнуллина исә рус мәктәбендә туган телебезне саклап калу буенча үтемле чаралар үткәрелүенә игътибар итте.

Утырышта катнашкан һәркемнең теләге дә һәм уздырылган чараларның максаты да бер: гореф-гадәтләребезне саклап калу, балаларда кечкенәдән әхлаклылык, кече күңеллек кебек сыйфатларны тәрбияләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100