news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды утырышы башланды

Съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды утырышы башланды. Анда Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнаша. Чарага чакырылган кунаклар саны – 253, шуның 89ы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша. Чараны 130лап журналист яктырта.

Пленар утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе – Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хисабын, Контроль ревизия комиссиясе хисабын тыңлау, Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү, съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү, милли шура сайлау, җитәкче органнарны, контроль-ревизия комиссиясен сайлау планлаштырыла.

4 августта делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисади, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачак.

5 август көнне съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съездда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Казан Кремлендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачак, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100