news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында күтәреләчәк мәсьәләләр мәгълүм

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Россиянең 73 төбәгеннән 479, Татарстаннан 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнашачак.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Россиянең 73 төбәгеннән - 479, Татарстаннан - 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнашачак. Чарага чакырылган кунаклар саны - 253, шуның 89сы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә. Бу саннарны бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җиткерде.

"Алтынчы съезд башкалардан саны белән аерылып торачак", - диде ул һәм съездның программасы белән кыскача таныштырды.

Ринат Закиров хәбәр итүенчә, съездның пленар утырышы 3 августка билгеләнгән. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында үтәчәк.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хисабы, Контроль ревизия комиссиясе хисабы, Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү, съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү, милли шура сайлау, җитәкче органнарны, контроль-ревизия комиссиясен сайлау булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100