news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы уздырыла

Ул 28-29 ноябрь көннәрендә Казанда үткәрелә.

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 28-29 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы уздырылачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, ТР хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

“Без ел саен шулай җыелып сөйләшәбез. Киңәйтелгән утырыш кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эчшәнлегенә йомгак ясыйбыз һәм киләсе елга эш планын кабул итәбез”, – диде Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев. – Быелгы чарада пленар утырыш, мәдәни чаралар, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечәклекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

Моннан тыш, мәдәни чара буларак, утырышка килгән делегатларга Кәрим Тинчурин театрында спектакль карау мөмкинлеге бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100