news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсе яңа планнар корды

Бүгенге көндә мәктәп программаларыннан кыскартылган татар теле дәресләре хакында да кыскача фикер алышу булды.

(Баулы, 12 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Кичә Баулының үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе президиумы утырышы узды. Чарада җирле бүлекчәнең җитәкчесе Рәзинә Шараева эшләнгән эшкә ел йомгаклары хакында тәфсилләп сөйләде, алда торган эш планнары белән таныштырды, дип яза җирле басма.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе президиумы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, “Хезмәткә дан” район газетасы һәм Баулы телевидениесе баш мөхәррире Азат Зиннуров, район мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина, Кызылъяр мәдәният йорты директоры һәм татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Сиринә Вәлиева, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Румия Шәфикова, Баулы татар халык театры яңа режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Милли мәгариф алдында торган мәсьәләләр күтәрелде. Бүгенге көндә мәктәп программаларыннан кыскартылган татар теле дәресләре хакында да кыскача фикер алышу булды.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Рәзинә Шараева бүгенге көндә районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында алып барылган күркәм чаралар турында отчёт ясады. Татарстанда гына түгел, бөтен ил буйлап киң колач алган “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы районында алып барган эшләрен, алар катнашында үткәрелгән чараларны югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилеен билгеләп үтүгә зур чара әзерләнүен әйтеп үтте.

– Телебезне, милләтебезне саклап калуда сез зур һәм нәтиҗәле эш алып барасыз, – диде Илмира Хөснуллина хисап докладын тыңлап бетергәннән соң. – Киләчәктә дә шулай киңәшләшеп, яшьләрне җәлеп итеп эшләргә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100