news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессына интеллектуаль проектлар җитми – Рафаил Хәкимов

Галим фикеренчә, дөньяга татарның уртакул җырчыларын яки бик бай кешеләрен генә таныталар.

Бөтендөнья татар конгрессына интеллектуаль проектлар җитми – Рафаил Хәкимов
Султан Исхаков

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бөтендөнья татар конгрессына интелектуаль проектлар җитми. Бу хакта кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы, академик Рафаэль Хәкимов хәбәр итте.

“Татарда интеллектуаль кадрлар җитәрлек. Дөньяда татар милләтеннән чыккан галимнәр, профессорлар күп, без алар белән аралашып торабыз. Тик аларны дөньяга күрсәтә алмыйбыз, милләтәшләр бу хакта еш кына белми дә. Югыйсә татарның абруйлы әлеге шәхесләре белән мактанырга хакы да, мөмкинлеге дә бар. Дөньяга без күбрәк уртакул җырчы, йә “бәреп чыккан” эшмәкәрне күрсәтәбез. Күптән түгел генә Мюнхенда булдым. Анда безнең Рәшит Сюняев исемле данлыклы галимебез эшли. Ул бөтен Европаның астрофизика җитәкчесе булып тора. Җир шарының төрле илләре белән хезмәттәшлек итә. Дөньякүләм танылган астрофизикны белүче милләттәшләребез сирәк. Татар җанлы андый шәхесләр сирәк.

Бөтендөнья татар конгрессында интеллектуаль проектлар күренми. Шуңа күрә мин анда йөрмим дә, ун еллап инде конгресста күренгәнем юк. Һаман бер үк кешеләр, моннан 15-20 ел элек әле аларны тыңлап, укып була иде. Ә хәзер алар татар милләте турында нәрсә әйтә ала?”

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге уңайдан intertat.ru электрон газетасы татарның күренекле шәхесләренең фикерләрен туплады. Башка фикерләр белән intertat.ru газетасында танышырга мөмкин булачак. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100