news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы житәкчесе Уфада “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашты

Татар хатын кызлары белән очрашу “Вафа» бизнес үзәгендә узды.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы житәкчесе Ринат Закиров Уфада “Вафа» бизнес үзәгендә Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашты. Бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте җиткерә.

Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе булып Люция Вафина тора. Бүгенге көндә Башкортстанның 28 районында “Ак калфак”ның бүлекчәләре эшли. Люция ханым үзе эшмәкәр. Ул шәһәр уртасында “Вафа” бизнес үзәге тота. Сигез катлы бинада “Ак калфак” исемле китапханә, шул ук исемдә татар танышулар клубы, татар милли киемнәре тегү-дизайнер үзәге, күргәзмәләр залы эшли. Китапханә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган.

Бүгенге очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар хатын кызлары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгьлүмати аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Башкортстан ягыннан әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы житәкчесе Фәнир Галимов, танылган рәссам Вәкил Шәйхетдинов һәм республиканың сигез районыннан килгән “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре дә бар иде.

Салават шәһәренең “Йолдызлар” ансамбле әлеге очрашуны үзләренең моңлы җырлары белән бизәде.

Иң беренче конгресс җитәкчесе "Вафа" бизнес үзәге белән танышты. Аннан Люция ханым ел дәвамында “Ак калфак”лылар тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәчетләр белән ныклы эш башлаганнарын да әйтеп узды. Ринат Закиров илдәге вәзгыять, милли тормыштагы проблемалар, уңышларга тукталды. “Ак калфак”ның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Татарлыкны, гореф-гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бүгенге көндә һәр татарны борчыган тел мәсьәләсенә дә тукталды. Башкортстандагы татар иҗат коллективларын туплап фестиваль оештырырга тәкьдим итте. Бөтендөнья татар конгрессы бу эшкә ярдәм күрсәтәчәген дә житкерде.

Конгрессынын Башкортстандагы рәсми вәкиле Алик Локманов соңгы вакытта эшләгән эшләргә тукталды.

Кадрия Идрисова “Ак калфак”нын тарихын сөйләде. Калфак тегү эшенең җайга салынуы, милли ризыкларны әзерләү мастер класслары, өйрәтү дәресләре турында әйтеп узды.

Белешмә өчен. Бүгенге көндә дөньяда татар хатын кызларының 517 “Ак калфак” оешмасы һәм бүлекчәсе бар. Алар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100