news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Якутия делегациясе белән килгән татарларны кабул итте

Якутия Республикасында 2010 елгы мәгълүматлар буенча 8 меңнән артык татар яши.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә яшәүче татарларны Бөтендөнья татар конгрессында кабул иттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Якутия делегациясенә конгрессның эшчәнлеге турында сөйләде. Татар халкының үсеш стратегиясе турында мәгълүмат бирде. Бөтенроссия җанисәбе көтелүе турында да искәртте.

Республиканың икътисады һәм мәдәни тормышы белән Якутия Республикасының Тышкы эшләр һәм республика халыклары эшләре министры урынбасары Владимир Спиридонов таныштырды.

«Безнең татарлар белән аралашуыбыз XVII гасырга барып тоташа. Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча Якутиядә 8 меңләп татар кешесе яши», — диде ул. 

«Татарлар безнең республика үсешенә зур өлеш кертте, алар республика эшчәнлегенең бөтен тармагында да хезмәт куялар», дип өстәде министр урынбасары.

Якутия делегациясе составында Казанга килгән «Туган як» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Игорь Хәлилов иҗтимагый оешманың эшчәнлеге белән таныштырып үтте. «Безнең мәдәни үзәк традицияләрне саклау буенча актив эш алып бара. Мөмкин кадәр татарча аралашырга тырышабыз», — диде ул.

«Якутиядә яшәүче татарлар республика хакимиятендә дә, эчке эшләр органнарында да, мәдәни өлкәләрдә дә хезмәт куя. Зур оешма җитәкчеләре дә бар. Инде өченче буыны яшәп бирегә береккән нәселләр дә күп», — диде Игорь Хәлилов журналистларга. 

news_right_1
news_right_2
news_bot