Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуйга чакыра
Милли бәйрәмгә кагылышлы җыр-шигырьләр башкарып, 1 минутлык видеоны Татар конгрессына җибәрергә кирәк.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы теләге булган һәркемне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
«Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак. Сез анда төрле төбәкләрдән котлаулар да ишетерсез. Бәлки милли бәйрәмебезне уздыруга кагылышлы фикерләрегез бардыр. Алар хакында безгә хәбәр итә аласыз», диелә бу хәбәрдә.
Сабантуе белән котлап теләкләр әйтеп, милли бәйрәмгә кагылышлы җыр-шигырьләрне дә башкарып, 1 минутлык видео яздырырга була. Видеоны Татар конгрессы @tatarcongress инстаграмына #виртуальсабантуй2020 хэштегы белән куярга кирәк. Кызыклы һәм сыйфатлы видеоязмалар Сабан туе барышында башкаларга да тәкъдим ителәчәк.
Виртуаль Сабантуйны уздыруның төгәл вакыты хакында конгресс сайтында һәм инстаграмда хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз