news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рөстәм Хәмитовның китүе турында фикерен белдерде

Алик Локманов Башкортстан Башлыгының милли мәсьәләгә кысылмаудан башка берни эшлмәгәнен сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рөстәм Хәмитовның китүе турында фикерен белдерде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 октябрь,“Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов республика башлыгы булып эшләгән Рөстәм Хәмитов эшчәнлегенә бәя бирде.

“Рөстәм Хәмитов республика өчен артык шатлык китермәде. Китүе хәерлерәк. Халыкка да бер нәрсә дә эшләмәде”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Кичә Рөстәм Хәмитов Башкортстан Башлыгы вазифасыннан үз теләге белән китте. РФ Президенты карары белән бу вазифаны вакытлыча Радий Хәбиров башкарачак.

Алик Локманов, Башкорстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны искә төшереп, “үлгән сыер сөтле була” дигән мәкальне искә алды. “Мортаза Рәхимов юллар салды, авылларга газ кертте. Аның Сингапур, Корея, Кытайдан кайтып кергәне булмады. Республиканы үстерү өчен барлык көчен салды. Рөстәм Хәмитов бер нәрсә белән кызыксынмады да, Республикага да бернинди файдасы булмады”, - дип әйтте Алик Локманов.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле сүзләренчә, Рөстәм Хәмитов куелганда татар кешесе татарларга ярдәм итәр дигән өметләре булуын әйтте. “Президент башкорт булганда өстәл сугып үзебезнең хокукыбызны якладык. Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә татарга каршы сәясәт алып барылды. Әмма Рөстәм Хәмитов вакытында милләт мәсьәләсенә кысылмавыннан башка, бернинди ярдәмен дә күрмәдек”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100