news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан башкортлары корылтаен үткәрергә булышачак

Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенә мөрәҗәгать итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан башкортлары корылтаен үткәрергә булышачак
Салават Камалетдинов

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин 30 мартта Казанда Татарстанның башкорт корылтае үткәреләчәген хәбәр итте. Ул аны оештыруда ярдәм итү гозере белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенә мөрәҗәгать итте. Данир Гайнуллин белән Васил Шәйхразиевнең очрашуы бүген Уфада, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетында узды.

Башкортстан башкаласына ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев бүген Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты эшчәнлеге белән танышты. Кичә, 24 февральдә исә Данир Гайнуллин Башкортстан татар иҗтимагый оешмаларына «Татар милли үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим итү җыенында катнашкан иде. Стратегиянең максат һәм бурычлары турында Уфа «Нур» татар театрына җыелган татарларга Васил Шәйхразиев сөйләде.

Башкорт корылтае Башкарма комитетында үткән очрашуда Данир Гайнуллин 28-29 июньдә Башкортстанда бөтен дөнья башкортлары корылтае планлаштырылуын хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессы делегациясен дә чакырды. Шулай ук ул аңа кадәр, март аенда Казанда Татарстан башкортлары корылтаен оештыру эшләрендә, җыелыш өчен бина табуда ярдәм итүләрен сорады. Милли Шура рәисе булышырга вәгъдә итте.

«Без тугандаш халыклар. Безгә бердәм булырга кирәк. Сез безнең эшчәнлек тәҗрибәсен файдаланырга, без сезнекен өйрәнеп, бергә эшлик. Дөнья буенча 500гә якын татар иҗтимагый оешмалары эшли, аларның 360ы татар конгрессына карый. Һәм күпчелеге - татар-башкорт оешмалары. Без - тугандаш халык», - диде Васил Шәйхразиев.

Ул үз чиратында быел апрельдә Казанда «Ак калфак» II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаена башкорт хатын-кызларының «Агинәй» иҗтимагый оешмасы вәкилләрен чакырды. Оешманың җитәкчесе Гөлфия Ямбаева кызыксынып, башкорт хатын-кызлары делегациясе белән килергә теләк белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100