Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы» конкурсында катнашырга чакыра
Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы» исемле конкурс башлый.
Бәйге 25 гыйнварда башланды, 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 февраль көнне игълан ителә. Бу турыда Конгресс сайтында хәбәр ителә һәм бәйгенең нигезләмәсе китерелә.
«Конкурсның максаты — солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау. Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү. Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү», диелә.
«Солдат альбомы» ике номинация буенча уза: иИнстаграмда һәм инша форматында. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында «Рәсми басма» сәхифәсендә таныша аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз