news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы «Рәхмәт, табиб» акциясенә кушылды

Теләге булган һәркем акциядә катнашып, табибларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе дәүләтнең барлык субъектларын, шул исәптән безнең республиканы да чолгап алды. Табибларга рәхмәт йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә «Рәхмәт, табиб» акциясенә кушылды һәм «Ак барс Созидание» хәйрия фондына үзләренең бер көнлек хезмәт хакын күчерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Хакимият чирнең таралуын чикләү өчен мөмкин кадәр өйдә калырга куша, авыр чорда медицина хезмәткәрләре батырларча үз эшен башкара. Олы йөрәкле кешеләр үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, коронавирус авыруыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итә. Аларның да гаиләсе, балалары бар, әмма табиблар, бернигә дә карамыйча, изге бурычларын үтәп, тәүлек әйләнәсендә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшә", диелә хәбәрдә.

Акциядә теләгән һәр кеше катнашып, табибларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

РЕКВИЗИТЛАР:

Благотворительный фонд

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» ОГРН 1061600052425 ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «СПАСИБО, ДОКТОР»

Директор Фонда Валиева Альфия Фуатовна, действующая на основании Устава

Тел. 8 904 666-96-97

«Рәхмәт, табиб» акциясенең максаты — санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач, коронавирус инфекциясеннән зыян күргән гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләрен дәвалау һәм аларга реабилитацион ярдәм күрсәтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100