news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Надир Дәүләт хатынын Татарстан медале белән бүләкләде

Берил Дәүләткә Бөтендөнья татар конгрессының медален Марс Тукаев тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Надир Дәүләт хатынын Татарстан медале белән бүләкләде
Рушания Алтай

(Истанбул, 12 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге үткәргән Надир Дәүләтне искә алу җыенында мәрхүмнең хатыны Берил Дәүләт Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев тапшырды.

«Берил ханым, сез озак еллар Надир абый белән янәшә бары тик төрек фәненә генә түгел, татар милләтенә, татар фәненә дә хезмәт иттегез. Шуны исәпкә алып, татар халкына күрсәткән олы хезмәтегез өчен сезне Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләгенә лаек күрдек», — диде ул.

Берил Дәүләт моның көтелмәгән бүләк булуын, аңа лаек күрелүе белән горурлануын әйтте.

«Мин татарчаны яраткан кешем өчен өйрәнгән идем. Һәр татар татарча сөйләшергә тиеш, дип уйлаучы Надир Дәүләт өй эчендә дә туган телендә аралашудан ләззәт ала иде. Максатым Надир Дәүләткә хезмәт итү булса да, нәтиҗәдә татар милләтенә хезмәт булып чыкты. Бер төрек кызының татарча өйрәнүе рус, төрек һ.б. киленнәргә дә үрнәк булсын», — дип сөйләде ул «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Марс Тукаев Надир Дәүләтнең Бөтендөнья татар конгрессы җыеннарында катнашкан саен үткен телле, кыю фикерле саллы чыгышлар ясавын белдерде. Мәрхүмнең татар халкын, телен, мәдәниятен саклау, яклауга юнәлгән чыгышларыннан өзекләр китерде. Разил Вәлиевнең Надир Дәүләткә атап язган шигырьләрен укыды.

«Надир Дәүләт татарның шатлыгын үз шатлыгы, кайгысын үз кайгысы итеп кабул итте, татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә яшәде. Сигез миллион татар Надир Дәүләтне белә, хөрмәт итә, аны һәрчак түр башында күрә. Татарстанда мөһаҗирләр музее корыла, без анда Надир Дәүләт белән бәйле бер бүлек булдырырга ниятлибез. Шунлыктан аның шәхси әйберләре дә ул музейда урын алыр, дип ышанабыз», — дип чыгыш ясады Марс Тукаев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100