Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы мөрәҗәгать белән чыкты
Ул Татарстан Республикасында президентлык сакланышы мәсьәләсенә бәйле
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы үзенең сайты аша мөрәҗәгать белән чыкты. Анда, аерым алганда, түбәндәге юллар бар:
“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Татарстан һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре мөрәҗәгатьләре килә. Милләттәшләребезне Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Селигерда Россия яшьләре алдында чыгышында татар халкы, Татарстан һәм аның җитәкчелеге турында әйткән сүзләре рухландыра. Владимир Владимирович Путин, төбәкнең иң югары вазифаи заты ничек аталасы – федерация субъектларының (Татарстан Республикасында яшәүче һәр Россия гражданының – ред.) үз эше, дип, күп милләтле Россия дәүләтенең федератив асылын күрсәтте. РФда федератив нигезнең сакланышы күп миллионлы, аларның да дүрттән бере Татарстан Республикасыннан читтә илебездә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә гомер иткән татар халкы яшәеше өчен мөһим. Ватандашлар тарафыннан тарихи Ватан буларак кабул ителгән Татарстан Республикасында президентлык институтын саклап калу бөтен татар халкы өчен мораль яктан бик зур әһәмияткә ия.
Россия дәүләтенең федератив төзелеше татар халкының милли үзенчәлеген һәм рухи бердәмлеген саклау мөмкинлеге бирә. Ә болар Россия Федерациясендә яшәгән татарларга Татарстан белән ныклы элемтәләр урнаштырырга, күп очракта аларның милли-мәдәни мәсьәләләрен чишәргә булыша. Бөтендөнья татар конгрессы нәкъ шул максатларга хезмәт итә.
Татарстанның төрле тармакларда казанган уңышларының В.В. Путин тарафыннан югары бәяләнүе безне рухландыра. Бу уңышлар очраклы гына түгел, алар илебезнең гомуми үсешенең саллы бер өлеше булып тора. Республикада һәм, гомумән, Россия Федерациясендә халыклар арасындагы татулык Татарстанның уңышлы үсешендә зур роль уйный.
Бөтен дөньяга таралып яшәгән татар халкы Татарстанны тарихи Ватаны дип кабул итүе сер түгел. Татарстан күп санлы татар диаспорасына таянып, илнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, Россия Федерациясенең халыкара элемтәләрендә актив катнаша. Болар барысы да дөньяга күп милләтле Россия дәүләтендә толерантлык мохиты булуын күрсәтә. Мондый мохит, әлбәттә, илнең бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә.
Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдәге күп санлы татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясе җитәкчелегенең ил бердәмлеген ныгытуга һәм халыкларының һәрьяклы үсешенә юнәлдерелгән сәясәтен хуплый”.
Әлеге мөрәҗәгатьнең рус телендәге тексты белән танышу мөминлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз