news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы квотасына төбәкләрдәге татар яшьләре сайлап алыначак

«Олылар, урта буын эшли белә, хәзер яшьләр белән эшләү кирәк», — диде Милли шура рәисе.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы квотасына керү буенча үзгәреш көтелә. Казанга килергә теләгән татар яшьләре сайлап алыначак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

«Элек оешма җитәкчеләреннән заявка ала идек тә, аларны җибәрә иделәр. Быел алай булмаячак. Һәр абитуриент белән эшләячәкбез. Мәдәният, мәгарифне, яшьләр эшләрен алып барачак яңа вакансия ачтык. Башта портфолио ясыйбыз. Аннары скайп аша сөйләшү була. Әгәр татарлыгы зур икән, шул вакытта гына квотага кертеп эшлибез», — диде.

Милли шура рәисе әйтүенчә, быелгы уку елыннан миллилеге көчле булган абитуриентлар килүгә, беренче көннән үк эш башланачак. Ул УНИКСта 700 татар студентын җыеп очрашу уздырылганын искәртте.

«Татар ул бренд, берләшү өчен зур мөмкинлекләр бирә дидем. Сезнең лидер буласыгыз киләме, дип сорадым. Күп кенә студуентлар үз ниятләрен әйттеләр. Актив белән очраштым. Казанда укучы татар студентлары лигасы белән бергә, татарлык брендына өйрәнү бурычы куелды. Без алардан 3-5 ел эчендә лидер әзерләп, кире өлкәләргә кайтарырга кирәк», — ди Васил Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, читтән килеп укучы татар яшьләре үз өлкәләрендә таныш милләттәшләре белән элемтәгә кереп, фикердәшләр табып, читтән торып бүгеннән үк мәйданчык әзерли ала. «Кайткач, алар белән эшчәнлекне тагы да тирәнәйтеп була. Мәдәният, спортмы, волонтерлыкмы, башка юнәлешме…» — диде.

Милли шура рәисе төбәкләрдә татар яшьләре оешмалары яшьләрне кавыштыру ягыннан да әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Яшьләр безнең өчен бик мөһим. Без яшьләр канаты буенча зур бурычлар куйдык. Олылар, урта буын эшли белә, безгә хәзер яшьләр белән ныклап эшләү кирәк», — диде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100