news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсенең киңәйтелгән утырышы тәэсирендә туган уй-фикерләр

Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсенең 11-12 декабрьдә ел йомгакларына багышлап үткәрелгән киңәйтелгән утырышы анда катнашкан бер кешене дә битараф калдырмагандыр

(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсенең 11-12 нче декабрь көннәрендә ел йомгакларына багышлап үткәрелгән киңәйтелгән утырышы анда катнашкан бер кешене дә битараф калдырмагандыр.
Татар дөньясының үсеш юлында булуы, алга карап хәрәкәт итүе, Татарстан дәүләт Советының, Министрлар кабинетының, Бөтендөнья татар конгрессының төрле кыйтгаларга сибелеп яшәгән татар халкын берләштерү, мәгариф системасында туган телне, милли тәрбия бирүне саклап калу өчен куйган көченең уңай нәтиҗәләре күрсәтелде конгресс Идарәсе рәисе Ринат Закировның, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният милли эшләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиевның һәм башкаларның чыгышларында, шулай ук комиссияләр утырышларында.
Шул ук вакытта илдә милләтләр язмышы хәл ителгән бүгенге вәзгыятьтә милли асылыбызны саклап калу өчен һәр татар кешесенең, мәгариф, мәдәният белгечләренең, журналистларның, иҗтимагый оешмаларның үз милләте алдында җаваплылыгы артуының, бу эштә татар эшмәкәрләренең катнашуының, милли элитаны формалаштырып ныгытуның әһәмияте артуы кызыл җеп булып сузылып барды үткәрелгән чараларда, милләтебез язмышы үзебезнең кулыбызда, дигән нәтиҗәгә китерде. Киңәйтелгән утырышта алга үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән карарларны төбәкләрдән җыелган җәмәгать эшлеклеләре урыннарда башкарасы эшләр өчен күрсәтмә, юл күрсәткече итеп кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot