Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы халык санын алу уңаеннан мөрәҗәгать итте
Татарлар ил халыклары арасында тынычлыкны саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертә, диелә мөрәҗәгать текстында.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә татар халкына мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать тексты конгресс сайтында чыкты.
«Сан ягыннан илдәге икенче урынны алып торган халык буларак, татарлар бөек Ватаныбыз — Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында һәрчак лаеклы урын тота килде. Без халкыбызның дөньяга бөек галимнәр, язучылар, артистлар, спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бирүе белән хаклы төстә горурланабыз.
Татарстан — Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге һәм инвестиция кертүчеләрдә кызыксыну уята торган, илнең барлык төбәкләре һәм чит илдәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырган субъектларының берсе. Казан барлык татарларның рухи һәм мәдәни мәркәзенә әверелде. Республика читтә яшәүче ватандашлар белән тыгыз элемтәләр урнаштырды — бу юнәлештәге эш Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсе нигезендә башкарыла.
Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә ил тормышында татар факторы төбәкләрнең үсешенә һәм граждан җәмгыятендәге уңай күренешләргә бәрәкәтле этәргеч ясый. Татарлар ил халыклары арасында тынычлыкны саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертәләр.
Татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни мохтариятләр туган телебезне, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын баету буенча игелекле гамәлләр кыла. Бу эшчәнлек Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда боларның әһәмияте аеруча арта.
Күп кенә йолаларыбызның педагогик, дини һәм гаилә традицияләренә нигезләнгәнлеген, тамырлары тирән булуын истә тоту фарыз. Күпгасырлык бу тәҗрибәне тулысынча файдалану — безнең бурычыбыз. Яшьләребезгә ышаныч белән карыйбыз, алар милли гореф-гадәтләребезне заманга яраклы рәвештә кабул итә — киләчәгебез шуңа өметле.
Халык санын алу — илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программ чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазифаларын йөкләргә өндибез», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз