news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы грантына бәйге жиңүчеләре билгеле булды

Тәкъдим ителгән 38 проект туган телне, тарихны, мәдәниятне саклап калуга багышланган.

Бөтендөнья татар конгрессы грантына бәйге жиңүчеләре билгеле булды
Абдул Фархан

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конрессы грантына бәйгегә тәкъдим ителгән 38 проект арасыннан җиңүчеләрне Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумында игълан иткәннәр. Бу  турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тәкъдим ителгән проектлар туган телне, тарихны, мәдәниятне саклап калуга кагылышлы. «Без проектларны 5 сәгать дәвамында тыңладык, экспертлар белән фикер алыштык. Кемнедер җиңүче итеп сайлау бик авыр булды, чөнки барсы да кызыклы иде», -  дигән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

1 урын Urban Tatar оешмасы, «Уarfest» проекты, Яр Чаллы, Римма Гомәрова, «sky tat» проекты, Мәскәү өлкәсе.

2 урын Наилә Галиева, «Туйчылар» проекты, Омск өлкәсе.

3 урын Гөлфинә Галиуллина, Илзилә Фәтхуллина, «Ук» проекты, Татарстан.

Беренче урын алган Римма Гомәрова үз бүләген икенче урын алган Наилә Галиевага бүләк иткән. Наилә авылында музей булдырырга тели. «Миңа аның проекты бик ошады. Ә без команда белән үз проектыбыз өчен мөмкинлекләр табарбыз, дип уртак фикергә килдек», - дигән Римма. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100