Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары Теләчедә: Авыз тутырып татарча сөйләштек
“Теләче” газетасына әйткән фикерләре шул хакта сөйли.
(Теләче, 7 август, "Татар-информ", "Теләче", Алинә Шәмәрданова). 2 - 6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Ике йөзгә якын делегат 5 август көнне Теләчебездә дә кунак булды. Делегатлар арасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов та бар иде, дип яза район газетасы.
Корылтай делегатлары иң элек Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә җитештерелгән продукция белән танышты. Резидентларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирергә өлгерде. Ә аннан кунаклар халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен тамаша кылды. Шулай ук алар эшмәкәр Рифкать Шәфыйковның “Туган авылым” комплексы биләмәсендә урнашкан музейда һәм минизоопаркта булды. Корылтай делегатлары белән без дә аралашып, фикер-тәкъдимнәрен тыңладык.

Рокыя Сафа, АКШ:
-Мин Теләчедә беренче тапкыр. Сездә Сабантуе да күңелле уза икән, урыны да матур, иркен. Халык та бик кунакчыл. Рәхәтләнеп ял иттек, авыз тутырып татарча сөйләштек. Бик ошаттым.
Мансур Адамович, Польша:
-Чит җирләрдә дә татар икәнебезне онытмыйча, милләтебез белән горурланып яшибез. Польша татарлары Союзы бар, сабантуй да үткәрәбез. Әкренләп татар телен дә өйрәнәбез. Икенче килгәндә татарча сөйләшермен дип өметләнәм.
Сания Мингалимова, Абхазия:
-Иң мөһиме – кешеләргә эш урыннары булу. Халкым үз туган җирендә рәхәтләнеп яшәп, эшли алсын иде. 25 ел инде мин конгресс делегаты. Һәрвакыт алга омтылыйк, үсештә булыйк.
Сафия Вәлиева, Австралия:
-Бездә телгә, дингә мөнәсәбәт бик көчле. Телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәргә тырышабыз. Гаиләдә дә татарча сөйләшәбез. Бүген дә никадәр татар кешесе белән аралаштык. Халкыбызның милли бәйрәмен карап хозурландык. Бик күңелле булды.
Әйе, корылтайда катнашучыларның һәркайсы милләте, дине, теле белән горурланып яши. Моның шулай икәнлеген Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та әйтеп узды:
- Татар милләтенең гореф-гадәтен, динен, телен саклауда, баетуда татар конгрессының өлеше әйтеп бетергесез. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да һәрдаим ярдәм ителә. Корылтай узган көннәрдә делегатлар төрле чараларда катнашты. Менә бүген без милли тормыш белән танышырга республика районнарына килдек. Сабантуй ул – дөньяның бөтен төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарларны берләштерә торган бәйрәм. Безне зурлап каршы алулары, делегатларга милли тормыш белән танышу мөмкинлеге тудырганнары өчен теләчелеләргә зур рәхмәтлемен, - диде ул. Кунаклар Теләчедән җылы тәэсирләр алып таралышты, - диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз