news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары һәм кунаклары Теләчедә Сабан туенда булды

Алар “Теләче” сәнәгать мәйданчыгында эш барышы белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

(Теләче, 5 август,  "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).  Бүген, 5 август көнне, Теләче районында Сабан туе узды, аны тамаша кылырга дип, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары да килде. Татар конгрессы делегатлары иң элек “Теләче” сәнәгать мәйданчыгында булып, андагы эш барышы белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Татар халкының милли бәйрәмендә җырлап-биеп күңел ачты, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Сабантуй, гадәттәгечә, районыбызның баш мөхтәсибе Исмәгыйль Фәләхиевның хәер-фатыйхасы белән башланып китте. Аннары бәйрәм кунакларын, хезмәт сөючән райондашларыбызны Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Казан кунаклары тәбрикләде. Сабантуйга килүчеләр аеруча авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын, ил табынын баетучыларны бүләкләү тантанасын бердәм карады, зурлап алкышларга күмде. Бүләкләү тантанасыннан соң, үзешчәннәребезнең, балаларның массакүләм чыгышлары нур өстенә нур булды.

“Сәйдәш” бию төркеме чыгышы, якташларыбызның җырлары да халык күңеленә хуш килде. Зәңгәр күктәге аллы-гөлле төсләргә бай булган салют олысына да, кечесенә дә ошады. Сабантуйның мәртәбәле кунаклары, район халкы капчык сугышы, гер күтәрү, вертикаль баганага менү, кул көрәше, катыктан акча эзләү кебек уеннарда аеруча теләп катнашты. Стадионда футбол, волейбол уены кызды. Яңгыр явып торса да, егетләр уеннан аерылмады. Ат чабышы ярышы башлангач, бар халык шунда күчте. Әлеге ярыш олысын да, кечесен дә үзенә җыйды. Бу минутларда мәйданда көрәш гөрли. Баш батырга тәкә белән кыйммәтле бүләк кенә түгел, ә Сабантуй химаячесе “Изумруд” зәркән кибетләр челтәре тарафыннан әзерләнгән һәм бриллиант белән бизәлгән медаль дә тапшырылачак, дип хәбәр итә район басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot