news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары Кукмарада булды

"Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларның мега-фермалары да кунакларның игътибарыннан читтә калмады.

(Кукмара, 5 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Анда дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, мәртәбәле кунаклар һәм бер төркем журналист катнаша. Делегатлар арасында районыбызның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина да бар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бүген, 5 август көнне, съезд делегатлары һәм кунакларын Кукмара районында кабул иттек. Вахит авылы мәдәният йортында башланып киткән чара концерт номерлары белән үрелеп барды. "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларның мега-фермалары да кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Кукмараның "Туган төбәкне өйрәнү" музеена, мәдрәсәгә экскурсия, "Йолдызлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары белән танышу съезд делегатларында уңай тәэсирләр калдырды.

Районыбызның Киндеркүл авылы янындагы Сабантуй мәйданы исә кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Җыр-биюләрдән беркем читтә калмады. Күпмилләтле халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган "йортлар", киез итек, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводының күргәзмәләре дә кунакларга бик ошады. Милли уеннар, күңел ачу – кече Сабантуйда боларның һәммәсе дә бар иде. Съезд делегатлары һәм кунаклары кичкә кадәр рәхәтләнеп ял итте, аралашты, фикер алышты. Кунаклар, Кукмарадан җылы тәэсирләр алып, юлга кузгалдылар.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды Казанда 2-6 август көннәрендә уза. Корылтайның пленар утырышы 3 августта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үтте. Кичә делегатлар өчен күргәзмәләр һәм Казан буенча экскурсияләр оештырылды. Бүген кунаклар республикабыз районнары белән таныша.

Сүз уңаеннан, съезд эшендә 1 меңнән артык кеше катнаша. Алар Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм ерак һәм якын чит илләрдән килгәннәр.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100