news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында капиталь ремонт башланган

Ремонт эшләре 21 июльгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессы урнашкан бинада капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы ачылышында әйтте. Бинада ремонт булу сәбәпле, Президиум утырышы Министрлар Кабинеты бинасында уза.

"5 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында капиталь ремонт эшләре башланды. 21 июльдә Изге Болгар җыены узачак. Без төзүчеләргә шушы датага кадәр төзекләндерү эшләрен тәмамлау бурычы куйдык", - диде Васил Шәйхразиев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100