news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты узып барган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый

“Татарстанның эшлекле партнерлары” бөтендөнья форумы уздыру да планлаштырыла

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 4-6 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы була. Аның кысаларында, узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясау һәм киләсе 2015 нче елга планнар төзү, “Татарстанның эшлекле партнерлары” бөтендөнья форумы уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте “Татар-информ”га. Шул уңайдан иртәгә БТК БК рәисе Ринат Закиров катнашында матбугат конференциясе була.

Утырышта һәм форумда катнашучыларга “Казан” бию ансамбле концерты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Әрем исе” (Илгиз Зәйниев әсәре буенча) спектаклен күрсәтү, ТР агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен тәкъдим итү дә ниятләнә.

Бөтендөнья татар конгрессының еллык зур чаралары турында "Татар-информ" сайтында алхәбәр бирелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100