Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп Рәмис Сафин билгеләнгән
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп Рәмис Сафин билгеләнгән
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). БТК БКның рәсми сайты хәбәр итүенчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп Ульяновски өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Фарук улы Сафин билгеләнгән.
Р.Сафин «Вести-Ульяновск» программасы хәбәрчесе, 15 ел буена татар телендәге «Чишмә» телетапшыруын алып баручы һәм авторы булып эшли. Ул Россия һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Ульяновски өлкәсе татар җәмәгатьчелеге аны Татар төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе буларак та яхшы белә. Өйләнгән. Хатыны Рәмилә - журналист, хәзерге вакытта «2х2» каналында (Ульяновск) «Чишмә» тапшыруын алып бара. Аларның ике балалары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз