Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты милләттәшләрне янә Казанга җыя
Киңәйтелгән утырышка һәм “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумына 600 делегат көтелә
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты милләттәшләрне янә Казанга җыя: Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 600 кеше килер дип көтелә, шуларның 400е – бизнес вәкиле. Аерым алганда, 4-6 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык киңәйтелгән утырышы, шулай ук “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы була.
Чараларның беренчесе бүген көндезге 3тә БТК БКның 7 комиссиясе утырышлары белән башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Төгәлрәге, дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе Россия ислам институтында, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе ТР Дәүләт Советында, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, милли мәгариф һәм фән комиссиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, БТК БК каршындагы ММЧ комиссиясе "Казан" милли мәдәният үзәгендә, татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе БТК бинасында үзенең утырышын уздыра.
Иртәгә, 5 декабрь сәгать 10да, “Казан” милли мәдәният үзәгендә үткәреләчәк киңәйтелгән утырышта БТК БКның 2014 елда татар иҗтимагый берләшмәләре эшенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм 2015 елга эш планы раслана.
Көндезге 3 нче яртыда исә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы 4 мәйданчыкта эшен башлый.
“Татарстан” сәүдә йортларының, ТРның сәүдә-икътисади һәм даими вәкиллекләренең РФ төбәкләре, чит илләр белән хәзерге заман шартларында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге роле турында “Казан” милли мәдәният үзәгендә зур сөйләшү булыр дип көтелә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар эшмәкәрләре һәм аларның аграр секторда чит илдән кертелә торган продукция урынына илебездә товар җитештерү, ягъни импортны алыштыру буенча ТР структуралары белән хезмәттәшлеге карала.
Муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле ТР Мәдәният министрлыгы бинасында булачак чарада бәяләнә.
ТРда яңа IT-технологияләр һәм аларны РФ төбәкләренә гамәлгә кертү тәҗрибәсе IT-парк мәйданчыгында барлана.
5 декабрьдә кичен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәдәни программа буларак "Казан" бию ансамбле концерты тәкъдим ителә.
“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы исә 6 декабрь көнне иртәнге 10да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. Шунда ук ТР агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен тәкъдим итү дә ниятләнә.
Бу көнне көндезге 3 нче яртыда конгрессның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен дәүләт теркәве узу һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеге нигезләре мәсьәләләре буенча лекция-семинар уздыру күздә да тотыла. Шулай ук татар милли-мәдәни оешмалар активына низагларсыз нәтиҗәле аралашу һәм ТР Мәдәният министрлыгы грантына конкурста катнашу буенча өйрәнчек семинарлар оештырыла.
Форумның пленар утырышы 6 декабрьдә әлеге Камал театрында сәгать 11дә башлана, шуңа кадәр биредә ТРның агросәнәгать комплексы әзерләгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Соңыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Әрем исе” (Илгиз Зәйниев әсәре буенча) спектаклен күрсәтү ниятләнә.
Һәрхәлдә, оештыручылардан алынган чаралар программасында шулар хакында әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз