Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Төмән татарлары белән очрашты
Очрашуда җитәкче милләттәшләребезгә Татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар хакында сөйләде.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.
Очрашуда җитәкче милләттәшләребезгә Татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар хакында сөйләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшлекле сәфәр кысаларында Данис Шакиров Төмән өлкәсе Тобольск районында «Искер-шәһәр» тарихи-мемориаль комплексында да булды.
Искер шәһәре Тобольсктан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә. Искер XV гасыр азагыннан XVI гасыр башына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз