news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегенә нәтиҗә чыгара

Шуның буенча киңәйтелгән утырыш чаралары 2 көн рәттән уздырыла

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 11 һәм 12 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырыш уздырылачак.

 11е көнне К.Маркс ур., 38/5 адресы буенча башта БТК БК һәм Бөтендөнья башкорт корылтае  президиумының уртак утырышы була, аннары «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Казан сөлгесе» күргәзмәсе ачыла һәм шунда ук Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясенең гамәлгә кую конференциясе үткәрелә, БТК БК бюросы киңәшә.

12 декабрьгә исә БТК БКның Татарстан буенча җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәсен уздыру планлаштырылган. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Траих институты, Россия Ислам университеты, «Казан» милли мәдәният үзәге, БТК БК бинасында аерым-аерым оештырыла. Соңыннан «Казан» милли мәдәният үзәгендә булачак БТК БКның киңәйтелгән утырышында ике көнлек сөйләшү-фикер алышуларга нәтиҗә чыгарыла, диелә БТК БКның матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Әлеге чараларда катнашучылар өчен каралган мәдәни программа буенча, беренче көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә Фәрит Гыйбатдиновның иҗат кичәсен, икенче көнне кунаклар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дәрдемәнднең тууына 150 ел тулуга багышланган кичәне тамаша кылачагы әйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot