news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Корылтае үз эшен башлады

Иҗтимагый үзәкнең рәисе Фәрит Зәкиев соңгы өч елда эшләнгән төп казаныш дип Татарстан Президенты вазифасын саклап калуны атады.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Корылтае үз эшен башлады
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Корылтае үз эшен башлап җибәрде.

Корылтайны Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең аксакалы Илдус Садыйк ачып җибәрде. Ул вафат булган активистларны искә төшерергә, аларның каберләрен чистартырга чакырды. Илдус Садыйк кызып китмәскә һәм буш сүз сөйләмәскә кирәклеген искәртте.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтае Татарстан гимны белән башланып китте. Үзәк президиум өч кешедән, секретариат җиде кешедән сайланды. Оештыру мәсьәләләре каралгач, Айрат Шакировка сүз бирелде. Ул яшьләр исеменнән өлкән буынга рәхмәт җиткерде һәм догалар укыды.

Корылтайга 11 төбәктән (алдарак 6 төбәктән диелгән иде) 210 кеше чакырылган, утырыш башланган вакытка шуларның 152се теркәлгән. Оешманың уставы буенча, Корылтай эшен алып барырга хокуклы. Пленум әгъзасы Абдуллаҗан Җәлалов Корылтайны оештыру бик катлаулы булуын билгеләп үтте. Ул оешманың әгъзаларын тәртипле булырга, урыннан кычкырмаска чакырды.

Иҗтимагый үзәкнең рәисе Фәрит Зәкиев соңгы өч елда эшләнгән төп казаныш дип Татарстан Президенты вазифасын саклап калуны атады. «Шул максаттан 15 пикет-митинг, 3 түгәрәк өстәл, 3 фәнни-гамли конференция уздырдык»,- диде ул һәм бу проблеманың әле хәл ителмәгәнлеген әйтте.

Икенче юнәлеш дип, ул мәхкәмәләрне татар телендә алып бару өчен көрәшне атады. 2015 елда Конституцион суд утырышын татарча алып баруга ирешүне ул «кечкенә булган зур адым» дип атады.

Россиядәге соңгы ике халык саны алу вакыты аралагында -2002-2010 еллар - татарча белүчеләр санының 1 миллионга кимүен ул зур проблема дип атап, Милли университетны ачарга көрәшергә чакырды.

Тагын бер юнәлеш - тарихи шәхесләргә һәйкәл кую. Фәрит Зәкиев фикеренчә, Казанга төрле тарафлардан кергән юлларда һәйкәлләр булырга тиеш. «Мәсәлән, көньяктан кергән юлда Алмыш хан һәйкәле куелсын», - дип саный ул.

Фәрит Зәкиев татар милли хәрәкәтенең киләчәге өметле дип бәяләп, сүзен йомгаклады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100