news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары килә башлады

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы узачак.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары килә башлады
tatar-congress.org

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген иртәнге сигездә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучы делегат ханымнарны теркәү башланды. Россия төбәкләреннән тыш, Швеция, Канада, Эстония, Израиль, Финляндия, Болгария, Казахстан, Беларусия, Украина, Үзбәкстан, Таджикистан кебек ерак һәм якын чит илләрдән килгән хатын-кызлар инде теркәлү узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

Теркәлү үткән катнашучыларга иң элек Казан буйлап сәяхәт оештырыла. Төшке аштан соң Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасында аларга “Татар халкының үсеш стратегиясе”нең эскизы тәкъдим ителә. Соңыннан делегатлар төркемнәргә бүленеп, Казан шәһәренең ун балалар бакчасында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак.

Кичке якта съездга килгән хатын-кызлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы -2019” һәм “Татар малае -2019” бәйгеләренең йомгаклау өлешен күрәчәк.

Билгеле булганча, II Бөтендөнья татар хатын–кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар да көтелә.

Чакырылган делегатлар арасында “Ак калфак” бәйгесе финалистлары да бар. Съезд барышында бәйгенең җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре дә игълан ителәчәк һәм аларга бүләкләр тапшырылачак.

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы узачак. Кунакларга филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100