news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясе гамәлгә куелды һәм аның Советы сайланды

Советка җәмгысе 17 кеше керде

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК), быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү максатында, 11 һәм 12 декабрь көннәрендә төрле чаралар үткәрә. Бүген Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәп, татар милли җәмгыятьләре белән идарә итүче һәм сизелерлек ярдәм күрсәтүче күп санлы милләттәш Казанга җыелды.

Бүгенге чараларның көн тәртибендә каралганча, башта БТК һәм Бөтендөнья башкорт корылтае  Башкарма комитетлары президиумнарының уртак утырышы булды, аннары «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Казан сөлгесе» күргәзмәсе ачылды һәм шунда ук Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясен гамәлгә кую конференциясе үткәрелде.

Аерым алганда, соңгысында БТК БК рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә Башкарма комитет аппараты вәкилләре, төрле төбәктән килгән 6 дистәдән артык эшмәкәр катнашты.

Соңгы елларда татар эшмәкәрләре берләшү идеясе белән яшәсәләр дә, бу хакта сүз күп булса да, ассоциация оештыруның уңай һәм тискәре яклары буенча уртага салып янә сөйләшү кулай саналды. Шул рәвешле, мәсьәлә буенча дистәләп кеше үзенең фикерен җиткерде. Һәм, чыгыш ясаучыларның барысы да, татарлар таркау, эшмәкәрләр өчен бер канат астына – ассоциациягә берләшү кулай, шулай ук, һәркемгә элемтәләр урнаштыру һәм аларны якыннан торып ныгыту, нәтиҗәдә, үзенең бизнесын үстерү мөмкинлеге тагын да артачак, дип, бу гамәл хупланды. Аеруча Татарстан белән багланышларны үстерү һәм уртак тарихи Ватанга бизнесын кертү ягын карау отышлы, диелсә дә, моның «үтә четерекле, җитди һәм кырыс гамәл», дип атаучылар да булды.

Сөйләшү барышында, илнең миграция сәясәтен яңадан карап чыгу кирәк, ул артык сүлпән эшли, күченеп килгән очракта, тарихи Ватан булудан тыш, инфраструктурасы кызыктырырлык Татарстанга (республика тулысынча газлаштырылган, юллар салына, электр энергиясе белән проблемалар юк һ.б.) урнашу ягын карау уртак эшкә ярашлы булачак, диелде. Шулай да, «Татарстанда колач җәеп каршы алырга торган кеше юк, хисләргә бирелеп алданмаска» кебек айнытып җибәрә торган сүзләр дә булды. Без, Татарстанга килгән очракта, республикада яшәүче татарларны кысрыкларга теләмибез, бары тик кайткан кешеләргә тигез һәм үзләренә тиң караш булсын, түрәләрнең милләте юк дисәләр дә, кабул итәчәк түрәләр татарларга республикада үз бизнесын дәвам итәргә теләктәшлек күрсәтсен иде, дигән сүзләр тәкъдим сыман яңгырады. Ничек кенә булмасын, татарлар арасында миллиардер булганнар милли-мәдәни эшләргә исләре китми, урыннарда ярдәм итәргә атлыгып тормый, урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең исә даими рәвештә гел ярдәм итәрлек мөмкинлекләре кайчак юк та, дип, берләшүнең отышлы гамәл булуы белән килештеләр.

Ассоциация оештыру мәсьәләсендә Ринат Закиров исә: «Бөтендөнья татар конгрессы эшмәкәрләр акчасына өмет итә дип уйламагыз, конгрессның үз фонды бар, – диде. – Ассоциация Советы уртак акчаны ниндидер зур проектларга юнәлтергә тиеш булачак, әйтик, акча юклыктан тукталып калган «Сөембикә варислары», «Җиде йолдыз» кебек зур чараларга», – дип басым ясап әйтте БТК БК рәисе.

Нәтиҗәдә, конференциядә Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясен гамәлгә куярга, аның Советына «Кара Алтын» банкы ЯАҖ идарәсе рәисе Ринат Абдуллин җитәкчелегендә җәмгысе 17 кешене сайларга, дигән тәкъдим, тулы исемлек белән таныштырылганнан соң, бертавыштан кабул ителде.

БТК БКның РФ милли-мәдәни мохтариятләр федерациясе Советы рәистәше, эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Советның документы белән таныштырып, Советның юридик зат булмавын һәм коммерциягә нигезләнмәвен белдерде, урнашкан урыны – БТК БК адресы буенча. Совет татар милли мәдәниятен, милли телне, мәгарифне һәм милли сәнгатьне саклау һәм үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Яңа барлыкка килгән оешманың эшчәнлеге чикләнмәгән срокка оештырыла, аның составына керү гариза бирү юлы белән башкарыла, ә югары органы – Совет әгъзалары утырышы.

  

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100