news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар авылы эшмәкәрләре җыенын үткәрү вакыты һәм урыны билгеләнде

Милли Шура Әлки районы мисалында татар эшмәкәрләрен авылны сакларга өйрәтергә тели.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 1-3 мартта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең VII җыены узачак. Бүген әлеге чарага әзерлек турында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында сүз барды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сөйләде.

Ул Росиянең 37 төбәгеннән, Татарстанның һәр районнарыннан кече бизнес вәкилләре һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре - барлыгы 750 ләп кеше җыелачагын әйтте. "Төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең теләкләре буенча, катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел да бу җыенда пленар утырышта Татарстан Президенты катнашуы көтелә. Җыенда авыл эшмәкәрләрен борчый торган проблемалар күтәрелә. Быелгы җыен программасы проектында дискуссион мәйданчыклар эшләячәк. Аларның үткәрелүе, эчтәлеге дә Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов җитәкчелегендә эшләп килә. Һәр җыеннан соң, совет әгъзалары җыелышып үз фикерләрен тәкдим итә. Дискуссион мәйданчыклар шуларга нигезләнеп төзелде. Гаилә фермалары, крестяьн фермер хуҗалыклары, умартачылык, әзер продукцияне эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә багышлап, Һәрберсенә кагыла торган бер форматта бергә җыелып, "Россиядәге Татар авылларының социаль икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрлекнең роле" дигән сессия узачак", - дип сөйләде Данис Шакиров.

Җыенда катнашучылар Әлки районына сәфәр кылачак.

"Теория гына түгел практик ягы да кирәк. Теләче, Мамадыш районнарында районнарында былтыр булдык. Быел Әлки районына барабыз. Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар нигезен күрсәтәбез", - диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100