news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан үткәрелгән атналык ахырына якынлашты

Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан үткәрелгән атналык ахырына якынлашты

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Наматова). Бүген Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә 9 -24 ноябрь көннәрендә бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан игълан ителгән сыйфат атналыгы дәвамында үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясалды. Очрашуда икътисад һәм сәнәгать министрлыгының бүлек мөдире Татьяна Федорова, “Тест-Татарстан” исемендәге республика сертификацияләштерү үзәгенең генераль директоры урынбасары Любовь Артамонова, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендәге кулланучы хокукларын яклау бүлеге мөдире Нина Силантьева, ТР этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең урынбасарлары Аида Черкашина һәм Рөстәм Арсланов, инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Дина Майлова катнашты.

Аида Черкашина сүзләренә караганда, бөтендөнья сыйфат көне беренче тапкыр БМО тарафыннан 1989 елда үткәрелә. 90-ы еллар уртасыннан башлап Ауропа сыйфат оешмасы инициативасы буенча ел саен ноябрь аенда Ауропа сыйфат атнасы һәм ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесе — бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләнә. Бу уңайдан, безнең республикабызда 9-24 ноябрь көннәре шулай ук сыйфат атнасы буларак игълан ителде. Акциянең төп максаты: кулланучы хокукларын бозу очракларын киметү, республика халкын иң еш борчыган проблемалардан чыгу юлларның табу, халык күп җыела торган сәүдә нокталарында татарстанлылар белән турыдан-туры очрашып, аларның сорауларына җавап табу.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендәге кулланучы хокукларын яклау бүлеге мөдире Нина Силантьева әйтүенчә, татарстанлыларны иң

борчый торган проблема — торак-коммуналь хезмәтенең тиешле дәрәҗәгә куелмавы. Акция барышында катнашкан кулланучыларның 70 проценты нәкъ менә бу уңайдан дәгъва белдергән. «Сыйфатсыз кәрәзле телефонга, аяк киемнәренә юлыккан кулланучылар һәм туристик агентлыкларга дәгъва белдерүчеләр саны да көннән-көн арта», — ди Нина Силантьева.

Бөтендөнья сыйфат көне акциясе кысаларында, республикабызның эре сәүдә нокталарында ике атна дәвамында махсус консультация пунктлары да булдырылган. Әлеге акциядә барлыгы 15 меңгә якын кулланучы катнашкан, шуларның 500—дән артыгы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үткәргән викториналарда катнашып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. Инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Дина Майлова әйтүенчә, әлеге рейдлар барышында Казанда 214 кулланучы инспекция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән — сыйфатсыз тауар сатып алган казанлыларга 143 мең күләмендәге акча кире кайтарылган. «Сәүдә нокталарында үткәрелгән сорашулар һәр кулланучының хокуклары елына ким дигәндә өч тапкыр бозылуын күрсәтә. Шуларның яртысы сыйфатсыз тауар сатып алу һәм алдап үлчәү белән бәйле», — ди Дина Майлова.

«Яхшырак тормыш өчен яхшы тәҗрибә» девизы астында үткәрелгән акциядә кулланучылар белән беррәттән, шәхси эшмәкәрләр, сатучы оешма вәкилләре дә катнашкан. «Тест-Татарстан” исемендәге республика сертификацияләштерү үзәгенең генераль директоры урынбасары Любовь Артамонова сүзләренә караганда, 22 ноябрьдә түгәрәк өстәл артында җыелган ТР эре оешмалары җитәкчелеге сатуга чыгарылган продукциянең сыйфатын үстерү юлларын табу турындагы әңгәмәләре Татарстанда җитештерелгән тауарларның сыйфатын күтәрүдә бер өстәмә этәргеч булып торырга тиеш.

«Кулланучы хокукларының адым саен бозылуын теләмәсәк, без иң беренче чиратта сәүдә нокталарында хезмәт итүчеләр белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Әгәр дә алар үз һәм аларга мөрәҗәгать итүче сатып алучылар хокукларын, сатып-алу кагыйдәләрен белмәсә, аларны тормышка ашырмаса, бу өлкәдәге проблемаларны кулланучылар арасында гына агарту-пропаганда эшләрен алып бару белән генә хәл итеп булмаячак. Максатыбыз - якын киләчәктә сәүдә өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен даими семинарлар, очрашулар үткәрү», — ди Аида Черкашина.

Ауропа илләрендә үткәрелгән сыйфат көннәрендә кулланучы хокукларын яклау оешмаларына кулланучылар түгел, ә шәхси эшмәкәрләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә — анда теге яки бу сатып алучының хокукларын кысу турында сүз бөтенләй диярлек алып барылмый, кулланучы һәр яктан якланган. Сыйфат атналыгы кебек нәтиҗәле акцияләр үткәрелгәндә исә, якын киләчәктә Россия кулланучыларын да бөтендөнья «бәхетле кулланучылар» рәтенә керергә мөмкинлек бирер дигән ышаныч уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100