news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында ковид аркасында үлүчеләр саны артуын әйттеләр

Вирустан үлүчеләр саны барыннан да бигрәк Көньяк-Көнчыгыш Азиядә арткан.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Инде алтынчы атна рәттән дөньяда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны арта бара. Узган җиде көндә уртача 11 процентка арткан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Оешма мәгълүматларына караганда, атна эчендә дүрт миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган.

«Яңа үлүчеләр саны, узган атна белән чагыштырганда, шулай ук 11 процентка арткан, 71 меңнән артык яңа үлем очрагы теркәлгән», — дип белдерделәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бер атна эчендә вирус аркасында үлүчеләр саны 46 процентка, Төньяк һәм Көньяк Америкада 15 процентка, Көнчыгыш Урта диңгездә 7 процентка, Европада 2 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot