news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: «Омикрон»нан соң башка штаммнар булуы ихтимал

Белгеч «омикрон»ны җиңел авыруга санарга ярамый, ди.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Пандемия коронавирусның «омикрон» штаммы белән генә тшмамланмаска мөмкин. Аның артыннан коронавирусның яңа мутацияләре киләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адхан Гебрейесус шундый фикер җиткергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч билгеләп үткәнчә, вирус белән көрәшү өчен Covid-19 яңа штаммнары белән вазгыятькә вакытында бәя бирү һәм мониторинг үткәрү бик мөһим.

Аның сүзләренчә, авыр очраклар аз булуга карамастан, «омикрон»ны җиңел авыруга санарга ярамый. Коронавирусның бу варианты шулай ук үлемгә китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100