news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусны төп таратучыларны атады

Пандемия башланганнан бирле дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыруның 258 миллионнан артык очрагы ачыкланган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Прививка ясатмаган кешеләр коронавирус инфекциясен төп таратучылар булып тора. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросына сылтама белән хәбәр итә.

«Без вакцинациягә хокукы булган һәркемне әлеге мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз. Бу 60 яшьтән узган һәм иммунитеты түбән кешеләр өчен аеруча мөһим», - дип искәрттеләр Европа бюросында.

Тикшеренүләр күп кенә кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген көннән-көн ныграк раслый. Аерым алганда, битлек кию һәм бүлмәләрне җилләтүнең әһәмияте зур, шулай да башка чаралар белән бергә кулланганда аларның йогынтысы күп тапкырлар көчәя.

Европа бюросында шулай ук социаль дистанция һәм гигиена кагыйдәләрен саклау, изоляция һәм карантин таләпләрен үтәүнең инфекция йоктыру ихтималын киметүдә нәтиҗәле алымнар булуын искәрттеләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыруның 258 миллионнан артык очрагы ачыкланган. 5 166 192 кеше коронавирус корбаны булган.

Вакцинация коронавирус инфекциясеннән саклануда иң нәтиҗәле алым булып кала. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, стационарлардагы пациентларның күпчелеге — прививка ясатмаган кешеләр. Сентябрь ахырында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында коронавирустан үлем-китем очракларының профилактик иммунизациядән баш тарту белән бәйле булуы турында белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100