news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның икенче дулкыны хакында кисәтте

Мелита Вуйнович билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары вакцина уйлап табылганчыга кадәр сакланачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны башлану ихтималы хакында хәбәр итте. Кешеләр авыру йоктыру куркынычы әле һаман да саклануын аңларга тиеш, шунлыктан саклык чараларын күрергә кирәк. «Россия 24» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде.

Вуйнович билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәш – спринт йөгерү ул. Анда дәүләтләргә үзара теләктәшлек белдереп бергә хәрәкәт итәргә кирәк.

Вуйнович сүзләренчә, дөньяның барлык почмакларын урап чыкмый торып, пандемияне туктатып булмаячак. Бары тик коронавирус инфекциясенең кешедән-кешегә йогу куркынычын киметү мөмкинлеге генә бар, бу исә санитар-эпидемиологик чараларны үтәүгә бәйле. Вуйнович искәрткәнчә, Россия бик тиз тиешле чаралар күрә башлады, бу үлем-китемне киметергә һәм инфекциянең кешедән-кешегә йогуын акрынайтырга мөмкинлек бирде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары вакцина уйлап табылганчыга кадәр сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot