news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда коронавирус белән хәл начараюын җиткерә

"Бу кеше тормышы өчен тагын да зур куркыныч тудыра, <...> һәм дөнья икътисады өчен дә", - диде Гебрейесус.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). «Бөтен дөньяда коронавирус авырулары саны дүртенче атна рәттән арта бара», — дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус брифингта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Моннан тыш, үлүчеләр саны кимеп, ун атна узганнан соң тагын артты», — дип өстәде ул. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы хәзерге вакытта дөньяда коронавирус инфекциясе белән хәл кискенләшә, дип искәртте.

«Бу кеше тормышы өчен тагын да зур куркыныч тудыра, <…> һәм дөнья икътисады өчен дә», — диде Гебрейесус.

Шулай ук ул вакцина дефициты белән очрашкан төбәк табибларында борчылу уята, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot