Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Бөтендөнья сәламәтлек көне-2006 сәламәтлек саклауның кадрлар проблемасына багышланган
^Бөтендөнья сәламәтлек көне-2006 сәламәтлек саклауның кадрлар проблемасына багышланган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнеп узыла, аны раслау фикере 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясының беренче сессиясендә хәбәр ителгән булган. 1950 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп узыла.
Бөтендөнья сәламәтлек көненең максаты - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының аеруча игътибар үзәгендә булган сәламәтлек саклауның нинди дә булса төгәл темасына мөнәсәбәтле рәвештә глобаль хәбәрдарлыкны арттыру. Мәсәлән, 2001 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне кешенең психик сәламәтлеген саклауга, 2002 елда – физик активлыкка һәм сәламәтлеккә, 2005 елда аналарны һәм балаларны саклауга багышланган иде.
Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне сәламәтлек саклау кадрлары кризисына багышланган һәм “Сәламәтлек хакына эшләү – безнең уртак бурычыбыз” лозунгы астында уза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Ли Чон-вук үз мөрәҗәгатендә билгеләп узганча, Бөтендөнья сәламәтлек көне – 2006 кешелекнең сәламәтлеген ныгыту һәм арттыруда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре керткән өлешкә тиешле бәясен бирү өчен хезмәт итәчәк. Бөтен дөньяда сәламәтлек саклау милли системалары үзләренең кадрларына ярдәм итү һәм саклап калуда авырлыклар белән очраша. Алга киткән илләрдә халыкның өлкәнәюе һәм хроник авырулар ешлыгы арту фонында сәламәтлек саклау кадрларына мохтаҗлык арта һәм әлеге ихтыяҗ еш кына үсеп килүче илләрдән әзерлекле кадрлар китерү юлы белән канәгатьләндерелә.“Мин әлеге аеруча мөһим проблема турында хәбәрдарлыкны арттырырга һәм тиешле белемнәре һәм тәҗрибәләре булган сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең кирәкле урында һәм кирәкле вакытта эшләү мөмкинлеген булдыруга теләктәшлек итәргә чакырам. Бу бөтен дөньяда кешеләрнең югары сәламәтлек дәрәҗәсен тәэмин итәр өчен кирәк”, - дип билгеләп узды Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.
“Татар-информ” агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте бүлегендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 813 участок терапевтлары, педиатрлар һәм гомум практика табиблары җитми. Хәзерге вакытта гомум практика табибларын өйрәтү буенча актив алып барыла. 2006 елның беренче кварталында 126 кеше уку узган. Бүген җитешми торган әлеге категория белгечләрне әзерләүне ике ел эчендә тәмамлау ниятләнә. Республика районнарында да белгечләр җитмәү күзәтелә. Татарстан сәламәтлек саклау системасында ел башында 12961 табиб эшләгән, аларның 6232се – амбулатор-сырхауханәләрдә. Әлеге секторда эшләүчеләрнең уртача яше – пенсия алды яшенә якынлаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз