news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья рус халык соборы Батыршаны хөрмәтләүгә каршы чыкты

Рус халык соборы Санкт-Петербургның закон чыгару органнарын "әхлаксыз акциягә" бәя бирергә чакыра.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Бөтендөнья рус халык соборының эксперт һәм хокук саклау үзәкләре Россия мөфтиләр Шурасы конференциясендә әйтелгән Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдимен "әхлаксыз акция" дип бәяләде. Бу хакта оешманың рәсми сайты хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында белдерде.

Бөтендөнья рус халык соборы (Всемирный Русский Народный Собор - ВРНС) - Рус православ чиркәвенең рус халкын берләштерү максатыннан төзегән халыкара иҗтимагый оешмасы. Оешманың җитәкчесе - Патриарх Кирилл.

Конференция аптыраш тудырды, диелә Бөтендөнья рус халык соборы тараткан белдерүдә. "...билгеле булганча, Батырша - танылган антироссияле милләтче һәм дини фанат. Ислам фразеологиясенә ышыкланып, бу каршылыклы шәхес рус һәм православие диненнән булучыларга, аларга дустанә мөнәсәбәттә булган мөселманнарга каршы котырткан, үтереш-тәртип бозуларга чакырган, мөселман илләрен Россиягә каршы сугышка өндәгән. Бүгенге көндә ислам террорчыларының идеологиясе һәм пропагандасы шул рәвешле бара", - диелә белдерүдә.

Габдулла Галиев (Батыршаның чын исеме - ТИ.) эшчәнлегенә ноктаны мөселманнар үзләре куйган, аларның исемнәре дә билгеле, һәм конференцияне аларга багышлап үткәрсәң дөресрәк булыр иде, дип тәкъдим итә Бөтендөнья рус халык соборы.

Санкт-Петербургта булган теракт корбаннарына матәм көннәре үткәрелгәндә, Батыршаны данлау безнең илдәге тынычлык һәм динара килешүгә каршы көрәш кебек кабул ителә, Санкт-Петербургның закон чыгару органнары һәм җәмәгатьчелек әлеге әхлаксыз акциягә үз бәясен бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

  • Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан - Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. "Батырша явы" буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча, ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100