news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья мирасы үзәге дә тарихыбызны таныды — Минтимер Шәймиев

Успение монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү уңаеннан, Татарстан дәүләт Киңәшчесе “Татар-информ”га интервью бирде.

Бөтендөнья мирасы үзәге дә тарихыбызны таныды — Минтимер Шәймиев
Рамиль Гали

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Зөя утрау-шәһәренең Успение монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Россиянең ЮНЕСКО исемлегендәге 29 нчы объекты. “Бу – күләмле, катлаулы, җаваплы эш дип әйтер идем. Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Зөя утравындагы Успение монастыреның Бөтендөнья мирасы объекты буларак исемлеккә керүе – зур казаныш. Без моның аша үзебезне зур тарихлы күренекле халык буларак танытабыз. Төрле идеология шартларында яшәвебез аркасында халкыбызга, тарихыбызга караш төрлечә булды. Моны элеккеге буын да, бүгенгесе дә белә, киләчәк буыннар да белеп торырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды”ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев “Татар-информ” генераль директоры Шамил Садыйковка биргән интервью вакытында.

“Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә дәгъва кылганда да, номинацияне, ягъни аның турында фәнни-тарихи документлар әзерләгәндә 300 биттән артык материал җыелды. Тарихчылар белән киңәшләшеп, Казанда, Алтайда, Болгариядә, Кырымда халыкара фәнни конференцияләр үткәреп, без үз тарихыбызны дөньяга ничек бар - шулай күрсәттек. Минем уйлавымча, бу киләчәктә безнең тарихыбызны бозып күрсәтү мөмкинлеге калдырмый. Безгә бит нинди генә ярлыклар такмадылар, кем икәнлегебезне дә – болгармы без, татармы – шуннан тикшерә башладылар. Без хәзер мондый карашларны үзгәрттек һәм чын тарихыбызны исбат иттек”, - ди Минтимер Шәймиев.

“Алай гына да түгел, Бөтендөнья мирасы үзәге дә тарихыбызны таныды, - дип фикерен дәвам итте ул. - Менә бу – зур казаныш. Җәмгыять нинди генә булмасын, тарихны бозып күрсәтергә урын калмаячак. Зөя темасы белән турыдан-туры бәйле булмаса да, татар халкы тарихының 7 томлыгы барлыкка килгәнен искәртәсе килә. Аны язуда безнең галимнәр генә түгел, Россия, чит ил, төрки дөнья галимнәре дә катнашты. Тарихларыбыз уртак булган илләрнең галимнәре үз өлешен кертте. Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Оксфордта тәкъдим итте, без аның белән башка илләрне дә таныштырырга тиешбез”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100