news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды

Фирдүс Зәйнуллинга тәкә һәм милли киемнәр бүләк ителде.

Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды
Владимир Васильев

(Миңгәр, 24 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Саба районы Миңгәр авылында узучы Сабантуйда көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе билгеле булды.

Йөз килограммнан артык авырлыктагы категориядә Россиядән Фирдүс Зәйнуллин җиңде. Көрәшченең көндәше Азәрбайҗанның спорт остасы Җамал Фәйзиев иде.

Абсолют батырга Сабантуй символы - тәкә, милли киемнәрдән түбәтәй һәм чапан бүләк иттеләр.

Мәйданда көрәшнең баш хөкемдары Азат Әхәтов булды.

Төп мәйданда ветераннар бил алышты, сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең җыр театры белән чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100