news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья фольклориадасы эстафетасын Уфага китергән этно-рок төркеме Казанда чыгыш ясады

Бөтендөнья фольклориадасы 2020 елда Уфада үткәреләчәк.

Бөтендөнья фольклориадасы эстафетасын Уфага китергән этно-рок төркеме Казанда чыгыш ясады
Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда “Җилләр көе” проекты белән данлыклы “Аргамак” этно-рок төркеме чыгыш ясады.

“Җилләр көе” – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе проекты. Бөтенроссия буенча чыгыш ясаган коллектив өч кенә концерт белән Татарстанга сугылып чыгарга уйлаган. Өч концертның беренчесе бүген Казанда үтсә, тагын икесе Минзәлә белән Актанышта булачак.

Бүген әлеге концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтте.

Концертның беренче өлешендә Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Милли халык уен кораллары оркестрына кушылып Башкорт филармониясе солистлары җырласа, икенче өлештә сәхнәгә данлыклы “Аргамак” үзе чыкты. Сәнгать җитәкчесе һәм солисты – Ринат Рамазанов.

“Аргамак” – бик күп халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Фәйзи Гаскаров исемендәге халык биюләре коллективы белән бергә Бөтендөнья фольклориадасында катнашып уңышка ирешкән коллектив.

“Безнең программа – заман таләп иткән юнәлешләргә халыкчан бер караш”, – ди Ринат Рамазанов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул бүгенге глобальләшү процессларының халыклар үзенчәлеген юкка чыгару куркынычын билгеләп үтә: “Заманча яшим, дип халык үзенең эчтәлеген оныта башлый. Яшьләргә шул хакта җиткерү һәм аларның хәтерен яңарту бик мөһим. Шуңа күрә без заманча юнәлешләрне халык көйләренә кушып уйныйбыз. Без шушы эшебез белән тарихыбызга уңай караш тудырабыз”, – ди.

“Аргамак” этно-төркеме башкорт филармониясе составында эшли. Ринат Рамазанов республикада үзләренә игътибар булуын, Башкортстан Мәдәният министрлыгының ярдәме белән иҗат итүләрен билгеләп үтә. “Аргамак” этно-рок төркеме дөнья буйлап йөри.

“Парижда да, Лондонда да, Истанбулда да булдык. Былтыр Мексикада чыгыш ясап, 2020 елда Фольклориада үткәрү эстафетасын һәм әләмен Уфага алып кайттык. Быел Кытайда йөреп кайттык. Шулай итеп милләтебезне дөньяда танытабыз”, – ди ул.

Концертта “Аргамак” төркеме “Шәйморатов генерал”, “Любизар” кебек башкорт халык җырлары белән бергә Европа архивларында табылып торгызылган “Зәки Вәлиди” җырын башкарды.

Мәгълүмат өчен: Бөтендөнья фольклориадасы 2020 елда Уфада үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100